news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды президенты: Эш башлаганда, премия турында уйламадык та

Социаль юнәлешле проектлар белән шөгыльләнүчеләрдән Татарстан Президенты премиясенә документлар кабул ителә. «Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды премиягә 2018 елда лаек булган. «2000 нче елларда эш башлаганда, премия турында уйламадык та», - ди фонд президенты Илһам Исмәгыйлев.

«Кешегә ничек хезмәт итү, файда китерү, ярдәм күрсәтү максатын уйладык. Фонд эшен бөтен кеше ачык күрерлек итеп алып барабыз. Республика тарафыннан безнең эшне күрү, премия бирү – безгә югары бәя. Кешегә иганә ярдәме күрсәтүдә «Ярдәм» фонды үрнәк», - диде Илһам Исмәгыйлев «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Оешмага бирелгән 400 мең сум премия хезмәткәрләрнең – штаттагы инвалидларның эш хакын түләүгә тотылган.

Гражданнар җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеш өчен Татарстан Президенты премиясенә документлар 29 нчы сентябрьгә кадәр кабул ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100