news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ярдәм» мәчетендә Казанның ике мөхтәсибәте имамнарын ораторлык осталыгына өйрәттеләр

Имамнар вәгазь текстын төзү, дөрес сулыш алу, дикция, тавышны көйләү, аудитория белән эшләү күнекмәләре ала.

«Ярдәм» мәчетендә Казанның ике мөхтәсибәте имамнарын ораторлык осталыгына өйрәттеләр
Салават Камалетдинов

Казанның «Ярдәм» мәчетендә Мәскәү, Киров, Яңа Савин, Авиастрой районнарын үз эченә алган ике мөхтәсибәт имамнары өчен «Ораторлык осталыгы» дәресләре үтте. Казанның егермегә якын имамы ике сәгать теория тыңлап, ике сәгать практик күнекмәләр алды.

2022-2023 уку елында дин әһелләре өчен татар телендә ораторлык остаханәләре уздыру проекты Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе тарафыннан оештырыла. Проектның актуальлеге ТР дин әһелләренең ораторлык осталыгына кискен ихтыяҗ белән бәйле.

Проектта катнашучы имамнар төрле аудитория алдында чыгыш ясау, вәгазь текстын әзерләү, дикция, тавыш белән идарә итү, дөрес сулыш алу, сөйләм логикасы, аудитория белән идарә итү күнекмәләрен үзләштерә.

Дәресләрне Казан дәүләт мәдәният институты педагоглары – педагогия фәннәре кандидаты, кино һәм телевидение режиссурасы кафедрасы доценты, сәхнә һәм экран чыгыш, халык алдында чыгыш ясау буенча белгеч Илсөяр Шиһапова һәм педагогия фәннәре кандидаты, театр сәнгате кафедрасы доценты, сәхнә чыгышы буенча белгеч Земфира Ибятова алып бара.

Илсөяр Шиһапова имамнарны теория белән таныштырды. «Иң беренчеләрдән булып, тышкы кыяфәткә карагыз, алдан уйлагыз. Бу күлмәк, бу костюм, бу түбәтәй килешәме? Аякны саласы булса, бу носки ярыймы? Икенчедән, атлап йөрешең, килеп чыгышың, ишарә-хәрәкәтләрең. Фикер, сүз тән белән бәйле. Чыгыш ясаучының төп коралы – тән, фикер, тавыш. Матур тәндә генә матур фикер туа», – дип сөйләде Илсөяр Шиһапова.

«Ярдәм» мәчете имамы Рафис хәзрәт Сәйфуллин «мондый остаханәләр күбрәк булсын иде» дигән теләген белдерде. «Дөрес сөйләү, сүзнең матур итеп яңгыравы, сүзнең мәгънәле булуына төшенү өчен имамнарны җыйдык. Монда баш имамнар да, икенче имамнар да бар. Иман юлына баскан яңа шәкертләр буларак, аларга тагын да файдалырак. Алар зур нәтиҗәләргә ирешерләр дип ышанам. Мондый остаханәләрне ешрак оештырсак, бик күркәм булыр иде», – диде ул.

Остаханәгә килүчеләр арасында төрле яшьтәге имамнар бар иде. «Рамазан» мәчете имам-хатыйбы Солтан хәзрәт Морадимов унбиш еллап имам булып эшли. Ул да остаханәләрнең ешрак булуын теләде.

 

Фото: © Энҗе Габдуллина

«Һәрбер хәзрәткә үз фикерен җиткерергә булыша торган гыйлем бирәләр. «Нишләп безне – хәзрәтләрне шушы осталыкка өйрәтмиләр икән?» – дип, күптән уйлап йөри идек. Аллага шөкер, теләкләребез кабул булды. Пәйгамбәрбез с.г.в. хәдисләренең берсендә: «Һәрбер мөселман кешесе бишектән алып, ләхеткә хәтле гыйлемен, осталыгын үстерергә тиеш», – ди. Белемнәрне тизрәк кулланырга дип куллар да кычыта башлады», – диде Солтан хәзрәт.

Дин әһелләре өчен татар телендә «Ораторлык осталыгы» дәресләре шулай ук 8 һәм 14 ноябрь көннәрендә дә үткәреләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100