Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Ярдәм» фондында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен хәйрия ашы узды
Казанда инвалидлар декадасы старт алды.
6 декабрьдә Казанда «Ярдәм» фондында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен хәйрия мәҗлесе узды. Бәйрәм инвалидлар декадасы кысаларында үткәрелде.
Хәйрия ашына күрмәүче, ишетмәүче, инвалид коляскасындагы кешеләр, терәк-хәрәкәт аппараты авырулары, ДЦП диагнозы булган инвалидлар чакырулы иде. Чарада шулай ук «Ярдәм» тернәкләндерү үзәге директоры, «Ярдәм» гомуммилли хәйрия фонды вице-президенты Мәликә Гыйльметдинова, Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Казан оешмасы рәисе Алсу Ибраһимова, Татарстанның ишетмәүчеләр җәмгыяте рәисе Венера Гаулстон, «Ярдәм» фонды Советы рәисе, «Ярдәм» мәчете имам-хатыйбы Илдар Баязитов катнашты.
Казан шәһәр Думасы депутаты, «Ярдәм» тернәкләндерү үзәге директоры, «Ярдәм» гомуммилли хәйрия фонды вице-президенты Мәликә Гыйльметдинова үзенең сәламләү сүзендә ТР инвалидлар җәмгыятен мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр декадасы белән котлады.
«Матур традиция буенча, быел без янәдән мөмкинлекләре чикләнгән барлык кешеләрне күмәк бәйрәм ашына җыйдык. Безнең хәйрия бәйрәмебез инвалидлар декадасы кысаларында уза. Декада кысаларында уздырырылучы акцияләр, хәйрия чаралары мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең җәмгыятебезнең тулы хокуклы бер өлеше булуын искәртә.
Мин белгән иң көчле һәм максатчан кешеләр – ул инвалидлар. Бүгенге көндә алар укыйлар, белем бирү йортларын тәмамлап чыгалар, төрле һөнәрләр үзләштерәләр, спорт белән шөгыльләнәләр, дуслар табалар, аралашалар. Аларның яраткан шөгыльләре, хыяллары, максатлары бар. Алар җәмгыятьтә үз урыннарын булдырган тулы, күркәм шәхесләр. Мин сезгә ихлас соклануымны белдерәм. «Ярдәм» фонды сезнең һәрберегезгә мөмкин кадәр ярдәм итәргә омтылып хезмәт куя. «Ярдәм» исеменнән һәрберегезне котлыйм», - диде Мәликә Гыйльметдинова.
Хәйрия ашында кунаклар өчен концерт программасы тәкъдим ителде. Шулай ук бәйрәм кунаклары өчен махсус әзерләнгән көчле кешеләр турындагы фильм күрсәтелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз