news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ярдәм» фонды каршындагы тернәкләндерү үзәгендә күрмәүчеләр өчен курслар башланды

«Ярдәм» фонды каршындагы тернәкләндерү үзәгендә күрмәүчеләр өчен курслар башланды
Ралинә Сәлимова

Бүген Гомуммилли «Ярдәм — Помощь» хәйрия фонды каршындагы тернәкләндерү үзәгендә «Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез» курсларын уздыру турында матбугат очрашуы уза.

Күрмәүчеләр өчен махсус курслар Президент гранты ярдәмендә дәвам итә.

«Ярдәм – Помощь» ГХФ президенты Илһам Исмәгыйлев проектның максаты турында сөйләде.

«Хәйрия ярдәме безгә бик мөһим. Проектның максаты – ул күрмәүчеләрнең тормышын яхшырту. Моңа социаль яраклашу аша ирешеп була», – диде ул.

2023 елгы проектның бәясе 14 800 054 сум тәшкил итә. Грант күләме – 8 748 554 сум. Ким дигәндә 245 кеше өчен 7 курс үткәрү планлаштырыла.

Проект 2024 елның 31 июлендә тәмамланачак.

  • Татарстан башкаласында күрмәүчеләр һәм бик начар күрүчеләр Луи Брайль системасын өйрәнә, берочтан зурайтып укучы экран каршында утыра, санак-компьютерны үзләштерә, спорт белән шөгыльләнә, дини белем ала. Курслар аралашу, тирә-якка яраклашу сәләтен, төп көнкүреш гадәтләрен формалаштыра.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100