Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Ярдәм» фонды башлыгы Илдар Баязитовның шигырьләр китабы чыкты
Казанда «Ярдәм» гомуммилли хәйрия фонды советы рәисе Илдар хәзрәт Баязитовның «Выход есть всегда. Избранное» шигырьләр җыентыгы чыкты. Бу китаптагы һәр текст QR-код белән тәэмин ителгән, ул шигырьләрнең аудиоверсияләрен, ягъни җырларны тыңларга мөмкинлек бирә. Бу җырлар рок‑баллада, нәшид, романс, автор җырлары жанрларында язылган.
Фото: © «Ярдәм» фонды
Аерым билгеләп үтелгәнчә, бу шигырьләрнең бер өлеше 40 һәм 30 ел элек язылган.
Җыентыкка кереш сүзендә КФУның археология һәм этнология кафедрасы доценты Данис Гәрәев авторның поэзиясе иман, яшәү мәгънәсе һәм кешелек билгеләнеше мәсьәләләренә юнәлтелгән һәм «шәхси тәҗрибә һәм универсаль кешелек кыйммәтләре кисешкән урында барлыкка килә» дип билгеләп үтә.
Бу Илдар Баязитовның икенче шигъри җыентыгы. 2021 елда аның «Жизнь не может бесконечно длиться: стихи» дигән китабы чыккан иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз