news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Ярдәм» бульварындагы экопавильонда төрле эчтәлектәге чаралар оештырыла

Ноябрь аенда Татарстан башкаласының Серов урамында урнашкан «Ярдәм» бульварында балалар һәм олылар өчен дүрт чара уздырыла. Кунаклар Гарри Поттер хакындагы китап турында фикер алыша, Россия төбәкләренең мәдәнияте, табигате белән таныша, туклану һәм экология арасындагы үзара бәйләнеш хакында белә, шулай ук үз-үзеңне бәяләү, үз-үзеңне кабул итү турында сөйләшә ала. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Программа 21 ноябрь көнне башлана. 12:00 сәгатьтә СИБУР павильонында «Сөйләшәбезме?» дип аталган мөмкинлекләр үзәге тарафыннан балалар өчен китап клубы очрашуы үткәрелә. Иҗади чарада 9–12 яшьлек катнашучылар Джоан Роулингның «Гарри Поттер һәм фәлсәфи таш» китабы турында фикер алышачак.

Шул ук көнне 14:00 сәгатьтә яшь кунаклар өчен махсус «Россия: күптөрлелектә – бердәмлек» квесты оештырыла. Балалар илнең төрле төбәкләре белән танышып, аларның мәдәнияте, табигый үзенчәлекләре турында фикер алышачак, гади күренешләрне күзәтеп, зур булмаган фәнни тикшеренүләр үткәрәчәк.

26 ноябрь көнне 15:00 сәгатьтә «Нәрсә ашасак – без шул: экология мәсьәләләре һәм туклану арасындагы үзара бәйләнеш» дигән лекция була. Очрашуда катнашучылар азык-төлекнең бер өлешенең ни өчен өстәлгә куелмавын, аларның кайсыларының әйләнә-тирә мохиткә зур йогынты ясавын, флекситарианнарның (күбесенчә үсемлек ризыкларына өстенлек бирүчеләр) кем булуын һәм экспертларның әлеге туклану төренә ни өчен зур өметләр баглавын беләчәк. Лекциядән соң бик кечкенә булып үсә торган сусыл үсемлекләр утырту остаханәсе үткәрелә.

Ноябрь программасын 28 ноябрь көнне 17:30 сәгатькә билгеләнгән очрашу тәмамлый. «Мин күп вакыт ни өчен үз-үземнән канәгать түгел?» дип аталган лекциядә кунаклар үз кыйммәтләр турындагы күзаллауның ничек барлыкка килүе, ни өчен тирә-юньдәгеләрнең хуплавына лаек булу ихтыяҗы барлыгы хакында, шәхси үсешкә омтылышны саклап, үз-үзеңне ничек дөрес итеп кабул итәргә өйрәнү турында фикер алышачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot