news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Ярдәм» бульварында уку кичәсе оештырыла

Иртәгә, 2 сентябрьдә, 18:00 сәгатьтә Казанның Серов урамында урнашкан «Ярдәм» бульварында кычкырып уку кичәсе үткәрелә. Чара сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен Ш.К.Еникиев исемендәге Республика махсус китапханәсе белән берлектә оештырыла, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясенең матбугат хезмәте.

Әлеге кичә барышында катнашучылар Виктор Драгунскийның «Дениска хикәяләре» китабыннан өзекләр тыңлаячак, шулай ук Брайль шрифты һәм кул белән тоеп укыла торган китаплар турында күбрәк мәгълүмат туплаячак. Хикәяләрдән өзекләрне Республика махсус китапханәсе хезмәткәрләре һәм аның әгъзалары укыячак. Уку барышында Брайль шрифты белән басылган китаплар һәм зур шрифтлы басмалар кулланылачак.

Чараны совет чорының танылган җырлары белән фолк-җырчы Дарья Григорьеваның чыгышы тәмамлаячак.

Вакыйга «Татарстанда җәй» проекты кысаларында уздырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot