news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Ярдәм» бульварында инклюзив бию кичәсе үткәрелә

11 августта 19:00 сәгатьтә Казанның Серов урамындагы «Ярдәм» бульварында «Барысы да бии!» исемле кичке биюләр уздырыла. Казан халкы һәм кунаклары өчен остаханәләр, диджейлар чыгышы һәм музыкаль программа әзерләнгән. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кичә программасында яңа бию хәрәкәтләре өйрәнү, диджейларның танылган музыканы төрлеләндереп һәм баетып уйнатуы һәм ачык һавада ирекле бию белән ләззәтләнү каралган.

Чарада катнашу өчен теркәлергә кирәк.

Бию кичәсен Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе ярдәмендә «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасы оештыра.

news_right_1
news_right_2
news_bot