news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Ярдәм» бульварында балалар һәм әти-әниләр өчен гаилә бәйрәме оештырыла

Шимбә көнне, 5 сентябрьдә, 14:00 сәгатьтә Серов урамындагы «Ярдәм» бульварында гаилә бәйрәме үткәрелә. Программада балалар өчен интерактив уеннар, бүләкләр һәм әти-әниләр өчен белем бирү өлеше каралган. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

2 яшьтән 10 яшькә кадәрге балалар өчен биремнәр белән тукталышларны үз эченә алган уен-квест әзерләнгән. Катнашучылар «Сәяхәтче паспорты» алып, мәйданчык буйлап онытылмас сәяхәткә юл тотачак. Алар татар әкиятләре каһарманнары Зилант һәм Шүрәле белән очрашып, кызыклы биремнәр үтәячәк һәм бүләкләр отачак, дип хәбәр итә «Күрше» фестиваленең матбугат хезмәте.

Балалар уен дөньясына чумган вакытта, әти-әниләр логопед-дефектолог лекциясен тыңлый алачак. Белгеч баланың сөйләм үсеше, укытуның уен ысуллары һәм балаларны цифрлы технологияләр белән ничек дөрес таныштырырга кирәклеге турында сөйләячәк.

Бәйрәмдә шулай ук яңа белем бирү платформасын тәкъдим итәчәкләр. Бу – рус һәм татар телләрендә эшләнгән ике телле веб-чыганак. Ул балаларга Казан каласы белән танышу аша игътибарны, хәтерне һәм сөйләм телен үстерергә ярдәм итә.

Чара «Күрше. Мирас» проекты кысаларында оештырыла. Керү ирекле.

news_right_1
news_right_2
news_bot