news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Ярдәм» бульвары халыкара БРИКС+ премиясендә җиңүче булган

Серов урамындагы «Ярдәм» бульвары БРИКС+ илләренең җирлекләрне үстерү һәм социаль башлангычлар буенча иң яхшы муниципаль программаларга ярдәм итү премиясендә (Sustainability Leaders Award) «Социаль үсеш һәм халыкка ярдәм итү» номинациясендә җиңү яулаган. Бүләкне Мәскәүдәге «Россия» милли үзәгендә – БРИКС Халыкара муниципаль форумы кысаларында Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Альберт Шәйнуровка тапшырганнар. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Премия «Росатом» дәүләт корпорациясе башлангычы белән Федерация Советы һәм Мәскәү Хөкүмәте ярдәмендә гамәлгә куелган. Җиңүгә 38 илдән проектлар дәгъва иткән, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.

Билгеләп үтәргә кирәк: премиянең максаты – җирлекләрне социаль-икътисади үстерү, экология, туризм һәм кунакчыллык, сәнгать һәм мәдәният өлкәләре, социаль эшкуарлык һәм гражданлык җәмгыятен үстерү буенча иң яхшы муниципаль программаларны ачыклау.

Исегезгә төшерәбез, Серов урамындагы бульвар – сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен уңайлы итеп корылган мохит. Проект «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохите булдыру» федераль программасы кысаларында тормышка ашырылган.

Төзекләндерүнең беренче өлеше 2023 елда «Ярдәм» мәчете янында башланган. Башта тикшеренүләр үткәргәннәр, туфракны субайлар белән ныгытканнар, яңгыр сулары канализациясе һәм инженерлык челтәрләре сузганнар. Икенче өлеш кысаларында 2024 елда бульварның көнбатыш ягы төзекләндерелгән – анда балалар һәм спорт мәйданчыклары, тоемлау бакчасы, остаханәләр һәм лекцияләр үткәрү өчен павильон, машина кую урыны (шул исәптән хәрәкәтләнүе чикләнгән кешеләр өчен дә) барлыкка килгән.

Бульвар сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен җайлаштырылган: юлларга калку бизәкле таш җәелгән, тоткалар, Брайль шрифты белән язылган такталар һәм юл күрсәткеч хәбәрдарлар урнаштырылган. Төзекләндерүнең өченче өлеше 2025 елда башланган. Үзәк өлешне тәртипкә китергәннәр – ял итү урыны, су белән уйнау мәйданчыгы, уртак яшелчә бакчасы, китап алмашу почмагы, ишарәләр телен өйрәнү урыны булдырылган. Бульварны төзекләндерү быел тәмамланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot