news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ярдәмгә мохтаҗ ялгыз картлар турында социаль хезмәткә телефоннан хәбәр итеп булачак

«Әгәр сезнең якын-тирәгездә, күп фатирлы йортыгызда ярдәмгә мохтаҗ ялгыз карт кеше барын белсәгез, бердәм телефонга шалтыратып хәбәр итегез», — дип мөрәҗәгать итте Эльмира Зарипова Татарстан халкына.

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Октябрь аеннан Татарстанда ярдәмгә мохтаҗ ялгыз картлар турында социаль хезмәтнең бердәм телефонына хәбәр итеп булачак. Телефон номеры: 8-800-600-42-34.

«Кызганыч, бүгенге көндә төрле сәбәпләр аркасында тәрбияләүчесез калган картлар бар. Кемнеңдер балалары чит якларга чыгып китә дә, ата-анасының хәлен белми. Төрле очраклар була. Әгәр сезнең якын-тирәгездә, күп фатирлы йортыгызда ярдәмгә мохтаҗ ялгыз карт кеше барын белсәгез, бердәм телефонга шалтыратып хәбәр итегез», — диде Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.

Министр сүзләренчә, социаль хезмәткәрләр өлкән кеше янына килеп, аңа ярдәм итү юлларын эзләячәк. Кирәк икән, алар туганнарын эзләп табачак. Кайбер очракта, өлкән кешене мохтаҗлыкта калдырган балаларына алимент түләтү ысулы да каралган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100