news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Ярдәм" үзәгендә тернәкләндерү курслары эшли башлады

Ике атна дәвамында мөмкинлекләре чикләнгән авырулар табиблар карамагында булачак.

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Кичә "Ярдәм" үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен тернәкләндерү һәм дәвалау курслары эшли башлады. Бу хакта "Ярдәм" фондының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Монда 30 кеше тернәкләндерү һәм дәвалау курслары ала.

Ике атна дәвамында мөмкинлекләре чикләнгән авырулар табиблар карамагында булачак.

Әлеге курсларның программасына тернәкләндерү күнекмәләре, саф һавада йөрү, компьютерга өйрәнү, моториканы ныгыту кергән. Шулай ук дин нигезләре дәресләре һәм медицина хезмәткәрләренең лекцияләре дә булачак.

"Без әлеге курсларга барлык теләүчеләрне дә кабул итәбез", - дип белдерде "Ярдәм" үзәге директоры Мәликә Гыйлметдинова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100