news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Ярдәм” үзәгендә тернәкләндерү курслары ачыла

Уку елы дәвамында сөйләшмәүчеләр һәм начар ишетүчеләр өчен сурдотәрҗемәче белән дини лекцияләр уздырылачак.

(Казан, 15 июль, “Татар-информ”). 17 июльдә Казанның “Ярдәм” укыту-тернәкләндерү үзәгендә “Сөйләшүче куллар” проекты буенча тернәкләндерү курслары ачылачак. Ул ишетү буенча проблемалары булган инвалидларны тернәкләндерүгә юнәлгән. Бу хакта “Ярдәм” Милли ислам хәйрия фондының матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Тернәкләндерү курслары даими уздырыла”, - диелгән хәбәрдә.

10 көн дәвамында катнашучылар компьютер графикасына, гамәли сәнгать төрләренә, йорт эшләренә өйрәнә алачак. Шулай ук мәдәни һәм спорт чараларында катнашачаклар, индивидуаль юридик консультация алачаклар. Шулай ук курсларга йөрүчеләр массаж сеанслары, ЛФК узачак.

Уку елы дәвамында начар ишетүчеләр һәм сөйләшмәүчеләр өчен сурдотәрҗемәче белән дини темаларга лекцияләр дә уздырылачак. Якшәмбе көннәрендә начар ишетүчеләрне һәм сөйләшмәүчеләрне Коръән укырга өйрәтәчәкләр. Ә җомга көннәрендә сурдотәрҗемәче белән вәгазьләр узачак.

Курслар 17 июльдә, 10:00 сәгатьтә Казан шәһәре, Серов урамы 4А йортында узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100