news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Ярдәм" үзәгендә ачылган инклюзив уен паркында сары төс беренче тапкыр кулланылган

"Обнаженные сердца" фонды менеджеры сүзлəренчə, əлеге төсне начар күрүчелəр башка төслəргə караганда яхшырак аера.

"Ярдәм" үзәгендә ачылган инклюзив уен паркында сары төс беренче тапкыр кулланылган
Александр Эшкинин

(Казан, 15 декабрь, "Татар-информ", Зилə Мөбəрəкшина). Казанның "Ярдəм" мəчете үзəгендə ачылган инклюзив уен паркы проектында сары төсне беренче тапкыр кулланганнар. "Обнаженные сердца" балаларга ярдəм итү фонды менеджеры Мария Редколис бу хакта "Татар-информ" хəбəрчесенə сөйлəде.

"Начар күрүчелəр яисə күрмəүчелəр сары төсне башка төслəргə караганда яхшырак аера. Алар өчен сары төскə буялган тренажерларда шөгыльлəнү уңайлырак булыр", - ди Мария Редколис.

"Россия буенча мондый мəйданчыкларның саны 200гə кадəр җитте. "Ярдəм" мəчете янындагы парк - 195нчесе. "Ярдəм" үзəге болай гына сайланмады, монда бит мөмкинлеклəре чикле булган, сəламəтлеклəре какшаган яшүсмерлəр бихисап. Аларның күбесе нəкъ шул үзəккə йөри", - диде Мария Редколис.

Мария Редколис инклюзив паркта төрле функциядəге мəйданчыклар барлыгын билгелəп узды. "Монда кечкенə балаларга, җиде яшьтəн унике яшькə кадəрге балаларга, яшүсмерләр һəм олылар өчен тренажерлар бар", - диде ул.

Парк Татарстан Республикасы хөкүмəте, Казан шəһəре администрациясе ярдəме белəн төзелгəн. Проект балаларның һəм яшүсмерлəрнең физик, менталь яки сенсор үзенчәлекләренә карамастан, аларның яшьтəшлəре белəн спортта шөгыльлəнү, уйнау мөмкинчелеген булдыру максатыннан гамәлгә ашырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100