news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ярдәм» үзәге күрмәүче укытучы Фәнис Миңгәрәев турында фильм төшергән

Фәнис Миңгәрәев — Брайль язуында чыгарылган китапларны редакцияләү һәм төрмәләргә барып тоткыннарга әхлак дәресләрен бирү белән шөгыльләнүче инвалид.

«Ярдәм» үзәге күрмәүче укытучы Фәнис Миңгәрәев турында фильм төшергән
«Ярдәм» фондының матбугат хезмәте

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Ярдәм» үзәгендә инвалидларга компьютер белеме, ислам нигезләрен, Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) тормыш юлын укытучы Фәнис Миңгәрәев турында фильм төшергәннәр. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә «Ярдәм» фондының матбугат үзәге вәкиле сөйләде.

«Ярдәм» фондында барлыгы егермедән артык беренче төркем инвалид эшли. Шундый кешеләрнең берсе — күрмәүче Фәнис Миңгәрәев. Ул «Ярдәм» үзәгендә Брайль язуында чыгарылган китапларны редакцияли, төрмәләргә барып тоткыннарга әхлак дәресләрен бирә. Аның сүзләренчә, ул тормышта күп уңышларга «Ярдәм» фонды ярдәмендә ирешкән», — диде ул.

Фәнис Миңгәрәев «Ярдәм»гә булышкан һәр кешегә дога кылуы хакында әйтте. «Сез фондка булышучылар минем кебек кешеләргә ярдәм итә һәм инвалидларга чын кеше булып яшәргә көч бирә», — диде.

Матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, «Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды — Татарстанда һәм Россиядә иң нәтиҗәле эшли торган татар-мөселман хәйрия оешмасы. «Фонд тырышлыгы белән Казанда „Ярдәм“ инвалидлар үзәге, Теләче районында ятим балалар өчен „Гаилә учагы“ йорты, Балтач районы Борбаш авылында малайлар өчен милли-дини пансионат уңышлы эшләп килә», — дип аңлаттылар.

«Ярдәм» фонды сәламәтлек мөмкинлекләре чикле милләттәшләребезгә яшәргә көч бирергә, рухларын күтәрергә тырыша. Фонд ел дәвамында ун меңнәрчә кешеләргә матди яктан да, рухи яктан да ярдәм күрсәтә. Пандемия чорында уздырылган «Тормыш юлы» акциясе вакытында гына да 90 мең авыр хәлдәге кешеләргә азык-төлек пакетлары таратылды», — диде «Ярдәм» фонды рәисе Илдар Баязитов.

Аның сүзләренчә, «Ярдәм» фонды инвалидларны тернәкләндереп, аларны киләчәктә гадәти кеше булып яшәргә ярдәм итә. Илдар Баязитов инвалидларның әлеге үзәктә эшләп, укытуларын, гаилә коруларын, хыялларын чынга ашыруларын билгеләп үтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100