Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Ярдәм” тернәкләндерү үзәгендә инвалидлар өчен курслар оештырыла
Курслар вакытында мастер-класслар, тренинглар, “түгәрәк өстәл”ләр, шулай ук төрле мәдәни һәм спорт чаралары, экскурсияләр үткәреләчәк.
(Казан, 25 июль, “Татар-информ”). 29 июльдән 13 августка кадәр “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды каршында эшләүче “Ярдәм” дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәгендә сәламәтлек мөмкинлеләре чикле булган кешеләр өчен “Бер-беребезгә ярдәм итик” дигән курслар оештырыла.
“Ярдәм” үзәгендә “Уңайлы тирәлек” (“Доступная среда”) программасы буенча төрле категория инвалидлар өчен шартлар тудырылган, дип хәбәр итә фондның матбугат үзәге.
Курслар Татарстанның һәм Россия төбәкләренең төрле районнарында, якын һәм ерак чит илләрдә яшәүчеләр өчен үткәрелә. 17 яшьтән өлкәнрәк яшьтәгеләрдән - таяну-терәк аппараты авырулары булган кешеләр, инвалид арбасында утырып йөрүчеләр һәм ДЦП авырулы физик затлардан гаризалар кабул ителә.
Курсларда дәвамлы рәвештә төрле өлкә белгечләре эшләячәк. Мастер-класслар, тренинглар, “түгәрәк өстәл”ләр, шулай ук төрле мәдәни һәм спорт чаралары, экскурсияләр, табигатькә чыгу планлаштырыла.
Курсантлар барлык уңайлыклары булган бүлмәләрдә бушлай яшәячәк. Кирәк булган очракта, авыруларны озата килергә дә мөмкин. Курска килгән инвалидлар өч тапкыр ашатыла, аларга кичке чәй эчү оештырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз