Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
"Ярдәм" тернәкләндерү үзәге күрмәүчеләргә тормышка яраклашырга булыша
Үзәк үз эшчәнлеген моннан 10 еллап элек Казанның Левченко бистәсендәге "Сөләйман" мәчетендә башлап җибәрә.
(Казан, 24 октябрь, “Татар-информ”, Гүзәл Насыйбуллина). 7 октябрьдән Казанның “Ярдәм” дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәгендә күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен курслар башланып китте. Татарстанның төрле районнары һәм авылларыннан, шулай ук Россиянең төрле почмакларыннан – Чечня, Ингушетия, Дагыстаннан, Ставрополь, Пермь крае, Әстерхан, Свердловск, Оренбург, Самара, Ульян өлкәсеннән килгән 50 ләп курсант бер ай дәвамында белем эсти, бер-берсе белән аралаша һәм шул рәвешле тормышка яраклашырга, җәмгыятьтә социальләшергә өйрәнә, - дип сөйләде “Татар-информ” хәбәрчесенә “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды матбугат сәркәтибе Римма Гатина.
“Курсларга килгән 50 кешенең яртысы бу проектта беренче тапкыр катнашса, калганнары - бу курсларга инде берничә тапкыр килүчеләр. Яңа килгән кешеләр башта Луи Брайль системасы белән рус хәрефләрен өйрәнә, икенче тапкыр курсларда катнашучылар инде Брайль системасы буенча гарәп хәрефләрен, тәҗвидләрне үзләштерә, аннары инде Коръәнгә кереп китә. Курсларда берничә тапкыр булганнар инде Коръәнне шактый шома укый”, - ди Римма Гатина.
Күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр аерым укытыла, йорт эшләре бүлмәсендә курсларга килүчеләр сувенирлар ясый, төрледән-төрле кул эшләре белән шөгыльләнә. Шул рәвешле бармакларының тоемлавын арттыра. Бу аларга Коръәндәге нокталарны сиземләп уку өчен кирәк. Шулай ук күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр физкультура белән шөгыльләнә, табиблар лекцияләрен тыңлый, ялларда экскурсияләргә – музейларга, театрларга йөри, төрле паркларга чыга, әйләнә-тирәдә юнәлеш табарга өйрәнә, үзара хәтта спорт ярышлары да уздыра.
Курсларны оештыручылар катнашучыларга яшәү, туклану, белем бирү, хезмәт күрсәтү һәм юл чыгымнарын үзләре каплый. Болар барысы да спонсорлар ярдәме белән башкарыла.
Күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләрнең "Ярдәм" дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәге үз эшчәнлеген моннан 10 еллап элек Казанның Левченко бистәсендәге "Сөләйман" мәчетендә башлап җибәрә. Бу елларда курслар аша 10 меңнән артык кеше узган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз