news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Ярдәм" тернәкләндерү үзәге фонды директоры "Орден Ладошки" белән бүләкләнәчәк

Мәликә ханым Саратов өлкәсендә үткәрелгән бәйгедә җиңү яулаган.

"Ярдәм" тернәкләндерү үзәге фонды директоры "Орден Ладошки" белән бүләкләнәчәк

(Теләче, 26 июль, "Татар-информ", "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов). Теләче районы Иске Җөри авылындагы күп балалы гаилә җылысын саклаучы, “Ярдәм” тернәкләндерү үзәге фонды директоры Мәликә Гыйльметдинова көзен Саратов шәһәренә бүләкләү тантанасына барачак һәм “Орден Ладошки “ белән бүләкләнәчәк. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

“Орден Ладошки” - Россиядәге иң уникаль иҗтимагый проектларның берсе. Әлеге мәртәбәле бүләккә төрле елларда телевидение дикторы Ангелина Вовк, җырчы Эдита Пьеха, “Буран әбиләре”нең тәүге составы, хоккейчылар Владислав Третьяк белән Иван Ткаченко, кардиохирург Лео Бокерия һәм балалар табибы Леонид Рошаль лаек булган.

Мәликә ханым Саратов өлкәсенең “Наша жизнь” дип аталган социаль-икътисадий үсеш Фонды һәм әлеге өлкәнең “Әнием, син кайда?” дип исемләнгән төбәкара иҗтимагый оешмасы тарафыннан үткәрелгән бәйгедә җиңү яулаган.

Жюри составына өлкә укучылары да кертелгән, конкурсантлар өчен тавыш бирү һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы да алар катнашында уза. Җиңүчеләрне ачыклауда Саратов өлкәсенең 9 мәктәбеннән 7,5 мең укучы катнашкан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100