news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Ярдәм" мәчетендә җомга вәгазьләре сурдотәрҗемә белән уздырыла башлый

Татарстан мәчетләре өчен бу яңа күренеш.

"Ярдәм" мәчетендә җомга вәгазьләре сурдотәрҗемә белән уздырыла башлый
Салават Камалетдинов

(Казан, 5 апрель, "Татар-информ", Илгиз Шәкүров). Казанның "Ярдәм" мәчетендә һәр җомга вәгазе сурдотәрҗемә белән узачак. Быелның март аеннан ишетмәүчеләр һәм начар ишетүчеләр "Ярдәм" мәчетенә башкалар белән бергә җомга вәгазьләренә йөри ала. Татарстан мәчетләре өчен бу яңа күренеш.

  • Сурдотәрҗемә - ишетмәүчеләр һәм начар ишетүчеләргә сөйләм телен кул һәм бармак хәрәкәтләре аша аңлату.

Гомумән алганда, "Ярдәм" мәчетендә сурдотәрҗемәне 2016 елдан башлап кулланалар. Сурдотәрҗемәче Рәисә Сабирҗанова мәчеттә шул вакытта барган җомга вәгазен, махсус кабинетта онлайн карап, ишетмәүчеләргә тәрҗемә иткән. Моннан тыш аларга ислам нигезләре, хәрефләр уку сурдотәрҗемә кулланып өйрәтелгән.

Хәзерге көндә Рәисә Сабирҗанова җомга вәгазьләрен хатын-кызлар өчен генә тәрҗемә итә. Аның сүзләренә караганда, соңгы елларда сурдотәрҗемәгә ихтыяҗ артты. Сурдотәрҗемә белән начар ишеткән яшьләр дә кызыксына, ди ул.

Март аеннан башлап, ишетмәүче һәм начар ишетүче ир-атлар "Ярдәм" мәчетенең җомга вәгазьләренә башкалар белән бергә фарз залда төшенә. Аларның сурдотәрҗемәчесе - Әдһәм Юмагулов. Сурдотәрҗемәче әйтүенчә, һәр җомга вәгазен якынча 20 кеше сурдотәрҗемә аша аңлый.

Бүген "Ярдәм" мәчетендәге җомга вәгазе гыйлем турында булды. Аны мәчет имамы Хәбир хәзрәт Ханов сөйләде. Һәр җомга вәгазенең сурдотәрҗемәсен "Ярдәм" милли ислам хәйрия фондының YouTube каналында карап була. Каналның исеме: Ярдәм ТВ.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100