Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Ярдәм” мәчетендә корбанга терлекләрне сатып алу буенча гаризалар кабул ителә
Биредә корбанга, сарыклардан тыш, сыерлар алуга да гаризалар бирергә була
(Казан, 29 сентябрь, “Татар-информ”). Казандагы «Ярдәм» мәчете Корбан гаетенә әзерләнә. Быел әлеге бәйрәм 4 октябрьдә билгеләп үтелә.
“Ярдәм” мәчетендә корбанга терлекләрне сатып алу буенча гаризалар кабул ителә башлады. Биредә корбанга, сарыклардан тыш, сыерлар алуга да гаризалар бирергә була. Билгеле булганча, сыерларны 7 кешегә кушылып алу мөмкинлеге бар.
Алдагы еллардагы кебек, быел да “Сөләйман” мәчете каршында шәригать таләпләренә туры китереп терлекләрне чалу, эшкәртүгә билгеләнгән махсус комплекс эшләячәк, шуңа да биредә Корбан гаетенә әйбәтләп әзерләнәләр. Монда корбанга дигән терлекне чалу, эшкәртү, өлешләргә бүлеп бирү буенча тулы бер хезмәт күрсәтелә.
“Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы, Татарстан мөфтие урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов билгеләп узганча, корбанга дип китерелгән итләрнең бер өлеше аз керемлеләргә һәм төрле дәрәҗәдәге инвалидларга тапшырылачак. Корбан бәйрәменә терлек сатып алырга теләгән һәркем 240-77-11 телефонына шалтыратып, моны эшли ала, дип игълан итте “Ярдәм” мәчете матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз