news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Ярдәм" мәчетендә ишетмәүче кешеләр өчен Ислам нигезләрен өйрәнү курслары ачылды

"Сөйләшә торган куллар" курсларында алар Ислам нигезләрен өйрәнү белән беррәттән, сәламәтлекләрен ныгытачак һәм мәдәни программаларда катнашачак.

"Ярдәм" мәчетендә ишетмәүче кешеләр өчен Ислам нигезләрен өйрәнү курслары ачылды
Салават Камалетдинов

(Казан, 8 апрель, "Татар-информ", Айдар Әхмәдиев). Бүген "Ярдәм" мәчетенә Татарстанның төрле төбәкләреннән утызга якын кеше җыелды. Биредә алар ишетмәүчеләр һәм начар ишетүчеләр өчен махсус оештырылган "Сөйләшә торган куллар" исемле тернәкләндерү курсларын узачак. 

"Ярдәм" укыту-тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә Гыйльметдинова сүзләренчә, элеге ун көнлек курслар дәвамында укучылар Ислам нигезләрен өйрәнү белән беррәттән, массаж һәм физик күнегүләр ярдәмендә сәламәтлекләрен ныгытачак һәм мәдәни программаларда катнашачак.

"Безнең өчен иң мөһиме - укучыларыбызның дөньяда югалып калмаулары. Бүген курсларның беренче көне генә, шуңа күрә алар әле бик тыйнак һәм оялчан, ләкин бер атнадан күрерсез, алар ничек үз-үзләрен яңадан ачарлар", - ди Мәликә Гыйльметдинова.

Ульяновск өлкәсеннән Рушания Җәббарова әлеге курсларда беренче тапкыр катнаша. "Безнең төбәктә безнең кебек кешеләргә динне өйрәнү мөмкинлекләре бөтенләй юк диярлек. Татар телен белүче сурдотәрҗемәчеләр дә юк. Монда килеп элләккәч, үземне җәннәткә кергән сыман сиздем. Үзем кебек кешеләр белән динебезне өйрәнү үзе бер бәхет", - ди ул.

"Ярдәм" мәчетендәге тернәкләндерү программасы 2000 еллардан бирле эшләп килә һәм әлеге вакытта үз эченә күрмәүчеләр, ишетмәүчеләр, даун синдромы, церебраль паралич белән авыручы кешеләр өчен аерым курсларны ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100