news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ярдәм» мәчетендә хәләл ит, казылык, сөт, бал сата торган азык-төлек комплексы ачылды

Комплекстан җыелган керем балалар йортларына тотылачак.

«Ярдәм» мәчетендә хәләл ит, казылык, сөт, бал сата торган азык-төлек комплексы ачылды
«Ярдәм» фондының матбугат хезмәте

(Казан, 30 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Кичә «Ярдәм» мәчетендә хәләл ит, казылык, сөт, бал һ.б. продуктлар сатыла торган комплекс эшли башлаган. Сатудан керемнәр «Ярдәм» фонды һәм Балтач районы Борбаш авылында балалар пансионаты, Теләче районындагы «Гаилә учагы» балалар йорты проектына тотылачак. Бу хакта «Татар-информ»га «Ярдәм» мәчете матбугат үзәге вәкиле сөйләде.

«Ярдәм» фондының хәйрия проектлары, башка социаль программалар кебек үк, акча чыгымын таләп итә. Шуңа күрә киләчәктә мөселман оешмаларына хәйрия проектларын гамәлгә ашыру өчен социаль бизнесны үстерергә кирәк», — ди Илдар хәзрәт Баязитов.

Оештыручылар сүзләренчә, комплекста азык-төлек продуктларын алып булачак: хәләл ит, сөт ризыклары, бал һ.б. Ит һәм башка ит продуктлары Чувашиянең Шыгырдан авылыннан китерелә.

Комплексны ачуда «Ярдәм» фонды советы рәисе Илдар хәзрәт Баязитов, фонд президенты Илһам Исмәгыйлев, хәйрияче Наил Абдуллин, Татарстан Җәмәгать эшлеклеләре берлеге президиумы рәисе Александр Даренков, вице-президент Хәйдәр Камалетдинов, Чувашиянең Шыгырдан авылы фермеры Азат Пазюков, шулай ук «Ярдәм»фонды хезмәткәрләре катнашкан.

«Ярдәм» мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов комплексны ачуда ярдәм иткән өчен хәйрияче Наил Абдуллинга рәхмәт белдергән. Алып баручы һәм җәмәгать эшлеклесе Гамил Нур «Ярдәм» фонды хәйриячелек һәм мәхәллә системасының татар традицияләрен яңадан торгызуын билгеләп үткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100