news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Ярдәм" мәчетендәге ифтар ашын академик Индус Таһиров оештырды

Мәчеттә Рамазан аенда көн саен ифтар ашлары уза.

"Ярдәм" мәчетендәге ифтар ашын академик Индус Таһиров оештырды
Расих Фасхутдинов

(Казан, 4 май, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Ифтарларда гаиләбез тагын да ныгый, без бергә очрашабыз, хәлләрне белешәбез, диде “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Гадилә Хайруллина. Кичәге ифтар ашын академик Индус Таһиров һәм аның туганнары оештырды. Мәҗлестә 1200 кеше катнашты.

“Ярдәм” мәчете һәр ел саен ифтар ашлары уздыра. Ифтарда мөмкинлекләре чикләнгәннәргә аерым чатыр да каралган.

“Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов: “Рамазан ае башлангач, без көн саен ифтар мәҗлесләре уздырабыз. “Ярдәм” мәчетендә безнең 2 чатыр эшләп килә. Көн саен 1200 кеше килә. Булышкан, катнашкан кешеләргә зур рәхмәт. Аллаһ  Тәгалә Рамазан аенда кылынган изгелекләрне аны кылучыга күбрәк кайтара. Бу - безнең өчен бик көтелгән ай, бу айда күбрәк изгелек кылсак, Аллаһ Тәгалә безне киләчәктә дә ярдәменнән ташламас”, - диде.

“Безнең ифтарларда начар күрүчеләр, бөтенләй күрмәүчеләр, ишетмәүчеләр, арбалы инвалидлар, ятимнәр катнаша. Безнең мәчеттә “Ярдәм” фонды эшли. Фонд карамагында тернәкләндерү үзәкләре эшләп килә. Теләче районында ятимнәр өчен Балалар йорты һәм Константиновка поселогында эчкечелек һәм наркомания белән көрәшүчеләр өчен йорт бар. Фонд бу ифтарларга килүчеләргә һәр яктан булыша”, - диде Илдар хәзрәт.

Ифтарга килгән Роза Гыйниятуллина мәҗлескә руслар да бик теләп йөрүе турында әйтте.

“Монда бик әйбәт. Тәмле ашаталар, хөрмәт белән карыйлар. “Ярдәм” мәчете ифтарына Юдинодан хәтле киләләр. Татарлардан кала руслар, марилар да монда йөри, сиздермичә генә. Ишекләр барлык кешеләргә дә ачык, калган ризыкларны өйгә дә алып кайтып китеп була хәтта”, - диде ул.

Рамазан ае күп кенә гаиләләргә яңа сулыш өсти. Бу айны алар түземсезлек белән көтеп ала. Мәсәлән, Гадилә Хайруллина ифтарга улы, килене, кодагые һәм оныкчыгы белән килгән.

“Аллаһының рәхмәте белән Рамазан аена да кердек. Шушы айны бик көтеп алабыз. Балаларыбыз, дусларыбыз белән төрле ифтар мәҗлесләрендә очрашабыз. Бүгенге ифтар бик күңелле узды, Коръән сүрәләрен тыңладык. Ифтар мәҗлесләре безнең халыкны берләштерә, үзебезнең гореф-гадәтләребезне истә тотып, тамырларыбызга кире кайтарга мөмкинлек бирә. Балаларыбызны кечкенәдән дини яктан тәрбияләргә мәчетләр ачылды, “Ярдәм” мәчете дә моңа бик күп булышлык итә”, - диде ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100