news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Ярдәм" мәчете Mannequin Challenge флешмобын үткәргән

Бөтен дөньяда киң популярлык казанган чарада 100дән артык кеше, шул исәптән мөмкинлекләре чикле булганнар да катнашкан.

(Казан, 20 февраль, "Татар-информ"). Казанның "Ярдәм" мәчете социаль челтәрләрдә зур популярлык казанган Mannequin Challenge флеш-мобын үткәргән. 

"Вакытны туктату эстафетасы" дип тә аталган флешмоб 2016 елның октябрендә барлыкка килде. Хәрәкәтсез тукталып калган кешеләрне оператор видеога төшереп ала һәм бу ролик Rae Sremmurd музыкаль төркеменең Black Beatles композициясе белән бизәлеп, #MannequinChallenge хештегы белән интернетта таратыла. 

Мәчетнең акциясендә "Ярдәм" дәвалау-уку үзәге фондының 100дән артык хезмәткәре, шул исәптән мөмкинлекләре чикле булганнар да катнашкан. Ролик Лев Толстойның "Яхшылыкка ышану өчен аны эшли башларга кирәк" дигән сүзләре белән тәмамлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot