news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Ярдәм" мәчете каршында "Рамазан чатыры"нда ифтарлар уза

“Ярдәм” ислам хәйрия фонды ифтарларны көн саен 1200 кешелек итеп оештыра, сәхәрләргә 250гә якын кеше килә.

(Казан, 22 май, "Татар-информ"). Рамазан ае дәвамында Казандагы “Ярдәм” фонды карамагындагы дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәге һәм “Ярдәм” мәчете янындагы “Рамазан чатыры”нда 16 майдан 14 июньгә кадәр ифтарлар уза. Бу турыда “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды матбугат үзәге хәбәр итә.

“Ярдәм” ислам хәйрия фонды “Ярдәм” мәчетендә ифтарларны көн саен 1200 кешелек итеп оештыра, сәхәрләргә 250гә якын кеше килә.

Ай дәвамында казанлыларны һәм Татарстан башкаласы кунакларын ифтар ашлары белән сыйлаучы иганәчеләр арасында дини лидерлар, сәясәтчеләр, эшкуарлар, мәдәният һәм фән эшлеклеләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре бар.

"Мөселманнар өчен изге булган Рамазан аенда, кояш баю белән, һәркемне бәйрәм табынына авыз ачарга, мөселманнарның мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре, рухи дөньясы белән танышырга чакырабыз", диелгән әлеге хәбәрдә.

  • “Рамазан чатыры” – ул уникаль мәдәни-хәйрия һәм мәгърифәтчелек проекты. Ел саен үз тирәсенә төрле милләт һәм төрле диндәге меңләгән кешене җыя.  “Рамазан чатыры” кунакларын имам вәгазе, матур итеп Коръән уку, шигырьләр һәм нәшидләр, бәйрәм табыны көтә. Нәкъ менә ифтарлар Исламның асылын – тынычлык ярату, киң күңеллелек һәм кунакчыллык сыйфатларын ачып бирә.
  • 2018 елда, Рамазан ае, кояш бату белән, 15 майда керә. Шул көнне ястү намазыннан соң беренче тәравих намазы укыла. 16 майда - Рамазан ае уразасының беренче көне һәм беренче ифтар. 15 июнь – Ураза гаете.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100