news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ярдәм» мәчете имамы: Күрмәүчеләр өчен Коръәнне берничә кеше җыелып та бастыра ала 

«Берничә кеше йөзәр сум алып килеп, тиешле сумма җыелгач, бу акчалар Коръән бастыруга юнәлдерелә», — диде «Ярдәм» мәчете имамы.

«Ярдәм» мәчете имамы: Күрмәүчеләр өчен Коръәнне берничә кеше җыелып та бастыра ала 
Солтан Исхаков

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Казанның «Ярдәм» мәчете имамы Рәфис хәзрәт Сәйфуллин әйтүенчә, күрмәүчеләр өчен Луи Брайль шрифтындагы Коръәнне берничә гаилә яки кеше исеменнән дә бастырырга була.

«Халык җыелып, бу изге гамәлдә катнаша ала. Бу Корбан түгел бит, анда бер корбанны берничә гаиләгә бүлеп булмый. Коръән бастыруда исә, һәр кеше мөмкинлегеннән чыгып, шул күләмдәге акчасын сарыф итә ала. Данлыклы татар халкы бер комплект Коръәнне гаилә яки әрвахлар исеменнән бастыра аладыр», — диде ул «Татар-информ»дагы матбугат очрашуында.

«Ярдәм» хәйрия фонды «Күңел күзе белән укыйм Коръән» дигән акция башлады. Акция Луи Брайль шрифтында язылган Коръәнне бастыруны һәм аны күрмәүчеләргә тапшыруны күздә тота. Мондый Коръән басмасы 6 томнан тора. Әлеге комплектны бастыру өчен 7 мең 600 сум таләп ителә.

Рәфис хәзрәт сүзләреннән аңлашылганча, бу сумманы бер генә кеше түгел, ә берничә кеше җыелып та бирергә була. «Берничә кеше йөзәр сум китерсә дә, шуннан кирәкле сумма җыела. Без аларның берсен дә кире кайтармыйбыз. Ул акчаларны җыеп, бер Коръәнне бастырабыз», — диде ул.

Бүгенге көнгә 100 комплект Коръән бастырылган инде. «Бүгенгә без 100 комплект Коръән бастырдык. Аларның иллесен почта аша юлладык, калган иллесен Казан буенча таратачакбыз. Ихтыяҗ булган кешеләргә җибәрәбез. Брайль шрифтындагы Коръәнне бастыруга байтак вакыт кирәк. Аннары мондый Коръән тизрәк туза. Бу кешенең бармак белән никадәр каты басып укуына бәйле», — диде имам.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100