news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ярдәм» мәчете Бишбалта мөселман зиратында өмә оештырды

Бишбалта бистәсендәге зират – Казан ханлыгы чорыннан калган борынгы каберлекләрнең берсе.

«Ярдәм» мәчете Бишбалта мөселман зиратында өмә оештырды
dumrt.ru

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Узган шимбәдә «Ярдәм» мәчете мәхәлләсе вәкилләре, хезмәткәрләре, шулай ук Казанның Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибәте активистлары Бишбалта мөселман зиратында уздырылган өмәдә катнашты. Алар корган агачларны кисте, территорияне ботаклардан, чүптән арындырды. Бу турыда ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Өмә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы ярдәме белән оештырылды. Чара Коръән аятьләре уку һәм мәрхүмнәр рухына дога кылу белән төгәлләнде.

Бишбалта бистәсендәге зират — Казан ханлыгы чорыннан калган борынгы каберлекләрнең берсе, ул XV гасыр чыганакларында ук искә алына. Биредә мәрхүмнәр 1950нче елларга кадәр җирләнә.

Узган гасырның 60нчы елларында Куйбышев исемендәге сусаклагычны төзегән вакытта аның зур өлешен су баса. Калган территория озак вакыт ташландык хәлдә кала бирә.

2010 елдан шәһәрнең мөселман мәхәлләләре, татар иҗтимагый оешмалары тырышлыгы белән борынгы зиратны тәртипкә китерү эшләре башланып китә. Биредә даими рәвештә өмәләр уздырыла, зират койма белән уратып алына, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100