news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ярдәм» хәйрия фонды сукырларга Коръән басмасын бүләк итүдә катнашырга өнди

Алты томнан торган бер басманың бәясе 7600 сум.

(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Ярдәм» хәйрия фонды «Күңел күзе белән укыйм Коръән» («Читаю Коран душой») акциясендә катнашырга чакыра.

Бу акция Луи Брайль шрифты белән бастырылган изге Коръәнне сукыр кешегә яки начар күрүчегә тапшырудан гыйбарәт.

«Ярдәм» фондыннан «Татар-информ» га хәбәр итүләренчә, алты томнан торган бер басманың бәясе 7600 сум.

Коръән бер кешедән дә, тулы бер гаиләдән дә тапшырылырга мөмкин.  

Сәдакаи җария Аллаһ ризалыгы өчен булачак, аны төрле юл белән күчерергә мөмкин.

+7 (960) 048-07-78 номеры буенча (тиз түләүләр системасына кушылган);

@fond_yardem профилендә https://yardemfond.ru актив сылтамасы аша узып.

Сәдака бирүче исем-фамилиясен, контактларын күрсәтергә тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100