news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ярдәм» фондының тернәкләндерү үзәге директоры «Ладошки ордены»на лаек булды

Әлеге бүләккә лаек булучылар арасында шулай ук Борис Грачевский, Зураб Церетели, Людмила Петерсон, Евгений Ямбург һ.б. бар.

(Казан, 18 июль, «Татар-информ»). Казанның «Ярдәм» хәйрия фонды каршындагы укыту-тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә Гыйльметдинова балалар тарафыннан танылу билгесе - «Ладошки ордены»на лаек булды. Бу хакта РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Ладошки ордены» - Россиянең уникаль проекты. Анда балалар өчен күп эшләр башкарган өлкәннәрнең кандидатуралары өчен үз тавышларын биреп, мәктәп укучылары тиешле карар кабул итә», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Тавыш бирүдә Саратов өлкәсеннән 7,5 мең мәктәп укучысы катнашты. Мәликә Гыйльметдиновадан тыш, «Ералаш» балалар киножурналының сәнгать җитәкчесе Борис Грачевский, скульптор Зураб Церетели, педагог-методист Людмила Петерсон, җәмәгать эшлеклесе һәм педагог Евгений Ямбург, дирижер Мария Струве һәм башлангыч сыйныфлар укытучысы Михаил Рабулец та әлеге бүләккә лаек булды.

Хәзер оештыручылар билгене тапшыру өчен Саратовка кунаклар чакыра башлады.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100