news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Ярдәм" фондының “Бер-беребезгә булышыйк” проекты буенча курслар төгәлләнде

“Ярдәм” хәйрия фондының укыту-тернәкләндерү үзәгендә унынчы тапкыр терәк-хәрәкәт аппараты бозылган инвалидлар өчен тернәкләндерү курслары узды.

"Ярдәм" фондының “Бер-беребезгә булышыйк” проекты буенча курслар төгәлләнде
dumrt.ru

(Казан, 1 июль, "Татар-информ"). Казанда “Бер-беребезгә булышыйк” проекты буенча ике атналык тернәкләндерү курслары тәмамланды. Әлеге проект коляска һәм култык таяклары белән йөрүчеләрне, ДЦП диагнозлы кешеләрне тернәкләндерүгә юнәлтелгән иде, дип яза ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте. 

  • 2019 елның 17 июненнән 30 июненә кадәр “Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының укыту-тернәкләндерү үзәгендә унынчы тапкыр терәк-хәрәкәт аппараты бозылган инвалидлар өчен тернәкләндерү курслары уздырылды.

Курслар тәмамлануга багышланган чарада «Ярдәм» милли ислам хәйрия фондының укыту-тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә ханым Гыйльметдинова, укытучылар һәм реабилитантлар катнашты.

Мондый курслар реабилитантларның үзләренә дә, үзәккә дә файдалы, чөнки ул безгә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең ихтыяҗларын аңларга, ә курсларны тыңлаучыларга яңа белемнәр үзләштерергә һәм аралашырга ярдәм итә.

«Сез монда күп кенә яңа дуслар таптыгыз, бер-берегезгә ярдәм иттегез, мөстәкыйльрәк һәм ышанычлырак булдыгыз», – дип билгеләде Мәликә ханым Гыйльметдинова, биредә барысының да бер гаиләгә әверелүен һәм реабилитантларга шушы вакыт эчендә безнең белән булган өчен рәхмәтен белдерде.

“Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды каршындагы укыту-тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә Гыйльметдинова эшләгән уникаль методика ярдәмендә алынган белемнәр инвалидларның тормышын җиңеләйтергә, депрессив торыштан чыгарга, иҗади активлыкны үстерергә, физик һәм психологик сәламәтлекне ныгытырга ярдәм итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100