news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ярдәм» фондында мохтаҗларга Яңа ел алдыннан азык-төлек җыелмалары таратыла

780 гаиләгә исәпләнгән җыелмалар — Казан мэры Илсур Метшин гаиләсенең Яңа ел бүләге.

«Ярдәм» фондында мохтаҗларга Яңа ел алдыннан азык-төлек җыелмалары таратыла
«Ярдәм» фондының матбугат хезмәте

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Ярдәм» хәйрия фонды һәм «Добрая Казань» проекты белән берләшкән башка фондлар Яңа елга зур азык-төлек җыелмаларын кабул итеп алды. Бүген волонтерлар аларны мохтаҗларга илтүгә керешкән. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә «Ярдәм» фонды матбугат үзәге вәкиле сөйләде.

«Барлыгы 780 гаиләгә хәйрия ярдәме күрсәтеләчәк. Алар арасында күпбалалы, аз керемле, пенсионерлар, төрле категориядәге инвалидлар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар да бар. Азык-төлек җыелмалары Метшиннар гаиләсенең шәхси акчаларыннан түләнде. Бу аларның „Ярдәм“ фондына беренче тапкыр гына хәйрия ярдәме күрсәтүләре түгел», — диде ул.

Азык-төлек җыелмасына ярмалар, макарон, консервланган ит, яшел борчак, куертылган сөт, май, шикәр, чәй һәм каһвә, алма, мандарин, лимон, конфет, чәк-чәк, печенье салынган. Бер тартманың гомуми авырлыгы - 10 кг, дүрт-биш кешелек гаилә өчен — 16 кг, күп балалы гаилә өчен — 24 килограмм тәшкил итә.

«Мохтаҗларга ярдәм итү — изге эш. Мәчетебез беренче эш көненнән үк ярдәмгә мохтаҗ булганнарга ярдәм итәргә тырыша. Без бу эштә ярдәм иткән һәр кешегә рәхмәтле. Яңа елны яхшы кәеф белән каршы алсыннар өчен бүләкләрне бәйрәмгә кадәр җиткереп бетерәчәкләр», — диде «Ярдәм» фонды рәисе Илдар хәзрәт Баязитов.

Аның сүзләренчә, бүгенге көндә фонд карамагында ярдәмгә мохтаҗ 600дән артык кеше исәпләнә. Фонд ай саен аларны азык-төлек җыелмалары белән тәэмин итә.

Казан мэры «Ярдәм» фондының хәйрия эшчәнлегенә югары бәя биргән, фонд Советы рәисе Илдар Баязитовка, фонд вице-президенты Мәликә Гыйльметдиновага, шулай ук авыр хәлдә калган кешеләргә ярдәм күрсәтүче волонтерларга, меценатларга аерым рәхмәт сүзләрен җиткергән.

«Ярдәм» хәйрия фондында даими нигездә 50 волонтер эшли. Пандемия башланганнан бирле алар мохтаҗларга — төрле категориядәге инвалидларга, ялгыз пенсионерларга, аз керемле, күпбалалы гаиләләргә, инвалид балалары булган гаиләләргә, ветераннарга, чит ил студентларына бушлай төшке ашлар әзерләгән һәм китереп биргән. 1 апрельдән 23 майга кадәр барлыгы 74 412 төшке аш әзерләнгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100