news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ярдәм» фонды сәламәтлеге чикле балалар арасында «Без булдырабыз» бәйгесен уздыра

«Без булдырабыз» бәйгесенең финалы Халыкара туган тел көне алдыннан — 18 февральдә узачак.

«Ярдәм» фонды сәламәтлеге чикле балалар арасында «Без булдырабыз» бәйгесен уздыра

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ»). «Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды сәламәтлеге чикле балалар арасында «Без булдырабыз» шәһәркүләм бәйгесен оештыра. Бәйге, Халыкара туган тел көненә багышлап, җыр һәм шигырь номинацияләрендә Казан шәһәрендәге балалар бакчалары һәм мәктәп укучылары арасында үткәрелә.

«Без булдырабыз» бәйгесе Казан шәһәре башкарма комитетының Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган чаралар кысаларында оештырыла, дип яза «Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды матбугат хезмәте.

Бәйгенең оештыру комитеты рәисе — Казан шәһәре Думасы депутаты, Думаның мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комиссиясе әгъзасы Мәликә Гыйльметдинова.

Бәйгенең төп максаты — татар телен таныту. Коронавирус инфекциясе таралу белән бәйле пандемия сәбәпле, бәйге дистанцион форматта оештырыла.

Бәйгедә катнашучылар 15 февральгә кадәр, ирекле темага шигырь сөйләп яки җыр җырлап, аны видеога төшереп, mrgkgd@mail.ru адресына яки +7 950 311-03-30 номерына Ватсапка җибәрергә тиеш.

«Без булдырабыз» бәйгесенең финалы Халыкара туган тел көне алдыннан — 18 февральдә узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100