news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ярдәм» фонды рамазан аенда көн саен 1500 кеше өчен ифтар оештырачак

«Аллаһы Тәгалә безгә рамазан аенда игелек кылырга мөмкинлек бирә», — ди Илдар хәзрәт Баязитов.

«Ярдәм» фонды рамазан аенда көн саен 1500 кеше өчен ифтар оештырачак
Салават Камалетдинов

(Казан, 16 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе, «Ярдәм» гомуммилли ислам хәйрия фонды советы рәисе Илдар хәзрәт Баязитов быел һәр көнне 1500 ураза тотучыны авыз ачтырырга ниятләүләрен әйтте.

«Аллаһы Тәгалә безгә рамазан аенда игелек кылырга мөмкинлек бирә. Ул айда кылган игелекнең савабы күп тапкырга артыр, ди. Без елдагыча рамазан аенда „Ярдәм“ фонды мәйданчыкларында авыз ачуны оештырачакбыз. Көн саен 500 кешене ифтарга чакырачакбыз, калган мең кешегә волонтерлар ланч-бокслар таратачак», — диде ул «Ярдәм» мәчетендә матбугат очрашуында.

Илдар хәзрәт әйтүенчә, «Ярдәм» фонды хезмәткәрләре арасында беренче төркем инвалидлар да бар. «Аларның киләчәккә өмет белән каравы, нык һәм чыдам булуы безне дә рухландыра. Рамазан ае Аллаһы Тәгаләгә якынаю өчен бер мөмкинлек», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100