news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Ярдәм” фонды курсларына килүчеләр милли ашлар һәм киемнәргә шаккаткан

Тернәкләндерү курсларында катнашучылар “Ярдәм” фондының үзләренә тигән файдасы турында сөйләделәр.

“Ярдәм” фонды курсларына килүчеләр милли ашлар һәм киемнәргә шаккаткан
Салават Камалетдинов

(Казан, 21 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды курсларына Санкт-Петербургтан килгән инвалидлар милли кухня һәм киемнәргә шаккаткан. Бу хакта фондта узган матбугат очрашуында Санкт-Петербургтан 27 яшьлек инвалид улы Ислам белән килгән Гөлинә Каюмова сөйләде.

Ул тумышы белән Буа районыннан. Беренче тапкыр Казанга 2019 елның мартында 28 кеше, шул исәптән 14 арбалы инвалид белән килгән булган. Бу юлы ул “Өмет чишмәсе” берләшмәсеннән 28-30 яшь тирәсендәге ун инвалид кешене алып килгән. Ике атналык курслар 17 яшьтән өлкәнрәкләргә каралган.

“Җылы кабул итүгә шаккаттык. Әйтерсең лә, башка планетага эләктек. Безнең заманда бар әйбер түләүле, ә монда бөтен хезмәтләр бушлай. Шундый оешма булуына танышларыбыз әле дә ышанмый. Россиядә, чит илдә дә бу беренче башлангычтыр, мөгаен. Милли ашларны авыз итеп, милли үзенчәлекләрне күрделәр. Казаннан “безнең арттан салават күпере озаткан кебек” дигән хисләр белән киткән иделәр”, - ди Гөлинә ханым.

Ул марттагы курслардан кызларның хәтта милли киемнәр дә алып киткәнен сөйләде. “Берзаман карыйм: татар күлмәге кигән бер кыз утыра, карасам –  Юля. Үзләренә истәлеккә алып киттеләр. Монда чыннан да кояш балкып торган кебек. Монда килгәч, күңел байлыгы, рухи байлык җыеп китәсең”, - диде.

Гөлинә Каюмова инвалидларның мондый курсларга бик мохтаҗ булуын әйтте. “Улымда тумыштан ДЦП. 18 яшьтән соң безнең диагноз белән Петербургта бер реабилитация үзәгенә дә алмыйлар. Югыйсә, һәр районда үзәкләр, безнең өчен яхшы аппаратлар бар, ләкин без исемлектә юк. Бер дәрескә 5 мең сум сорыйлар, аны күпме түләргә була. Без күтәрә алмаслык шартлар куялар”, - ди әңгәмәдәш “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Мария Миннәхмәтова да проектта катнашучыларның берсе. "Мине мәчеткә курсларга чакыргач, мин башта шикләндем, мәчеттә нинди тернәкләндерү курслары булсын инде, дип гаҗәпләндем. Аннары ниятләдем. Шулкадәр игелекле, мәрхәмәтле кешеләрне очраттым. Психологлардан консультация алдым. Университетка укырга кердем.  Психолог миңа күбрәк нәрсә туры килгәнен киңәш итте", - диде.

Университетта белем алгач, Марияне социаль проектлар юнәлешендә эшләүче үзәккә эшкә чакыралар. Бүген ул үзе дә психолог, мәктәпләрдә инклюзив белем буенча ярдәм хезмәте менеджеры. "Шушы курслар нәтиҗәсендә, һөнәри тормыш юлым башланды. Беренче тапкыр "Ярдәм" фондында реабилитантлар белән дәресләр уздырам", - дип әйтте.


 
Тамара Ченская улы Дмитрий белән курсларда берничә тапкыр катнашкан. "17 яше тулгач, без курсларга эләгә алдык. Улым йомыкый, миннән бик бәйле иде, курку, аралашуда кыенсыну хисе бар иде. Беренче реабалитациядән соң ук бөтенләй башка кеше кайтты", - дип сөйләде. Тамара ханым “Татар-информ” хәбәрчесенә улының хәтта үз-үзенә кул салу уйлары да булганын, фонд курслары ярдәмендә бу турыда хәзер сүз кузгатмавын әйтте.

  • “Бер-беребезгә булышыйк” проекты 2016 елның февраленнән алып хәзерге вакытка кадәр “Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының үз чыганаклары хисабыннан финансланды. Бу вакыт эчендә 200дән артык кеше тернәкләнү узган. 2019 елның 14 октябрендә әлеге проект 2019 елда Россия Федерациясе Президентының гражданлык җәмгыятен үстерүгә юнәлтелгән грантларын бирү өчен икенче тапкыр уздырылган бәйгесендә җиңү яулаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100