news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ярдәм» фонды Коръәнне Брайль шрифтында бастырып, күрмәүчеләргә тапшырырга ниятли

Коръән белән күрмәүчеләр арасында да кызыксыну бик зур, дип яза Диния нәзарәте.

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды «Күңел күзе белән укыйм Коръән» дигән акция башлады. Акция Луи Брайль шрифтына нигезләнгән Коръәнне бастыруны һәм аны күрмәүчеләргә тапшыруны күздә тота.

«Изге Китабыбыз Коръәнне мөселманнар яратып укый, хәтта күрмәүчеләр арасында да аңа кызыксыну бик зур. Сәламәт кешеләр тарафыннан аларга Коръәнне укырга өйрәнүдә булышлык күрсәтү — Аллаһы Тәгалә алдында, һичшиксез, изге эш», — дип яза Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Луи Брайль шрифтына нигезләнгән 6 томнан торган Коръәннең бәясе 7 600 сум. «Мондый басманың бер экземплярын теләге булган бер кеше яисә тулаем бер гаилә исеменнән дә бастырырга мөмкин», — диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100