news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Ярдәм» фонды каршындагы тернәкләндерү үзәгендә күрмәүчеләр өчен курслар башланды

Бу күрмәүчеләр һәм аз күрүчеләргә юнәлтелгән «Йөрәк белән күрү һәм ишетү» проекты кысаларында планлаштырылган биш курсның өченчесе.

(Казан, 29 гыйнвар, "Татар-информ"). «Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды каршындагы укыту-тернәкләндерү үзәгендә сукырлар һәм аз күрүчеләр өчен тернәкләнү курслары башланды. Бу турыда ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Курслар Россия Федерациясе Президентының гражданлык җәмгыятен үстерүгә юнәлтелгән грантын файдаланып һәм «Ярдәм» хәйрия фонды матди ярдәме белән тормышка ашырыла.

Бу – күрү буенча инвалидлар – күрмәүчеләр һәм аз күрүчеләргә юнәлтелгән «Йөрәк белән күрү һәм ишетү» проекты кысаларында планлаштырылган биш курсның өченчесе.

Әлеге курсларга ихтыяҗның шактый югары булуын исәпкә алып, бу юлы Үзәк 45 кеше урынына барлыгы 50дән артык кешене кабул итәчәк.

Традицион рәвештә, бер айлык курсларга Россиянең төрле төбәкләреннән – Саратов, Тверь, Курган, Ульяновск, Кемерово, Оренбург, Волгоград, Мәскәү, Свердловск өлкәләреннән, Пермь һәм Ставрополь крайларыннан, Башкорстан, Марий Эл, Дагыстан, Ингушетия Республикаларыннан, шулай ук Татарстан шәһәрләреннән һәм районнарыннан мөмкинлекләре чикле кешеләр килде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot