news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Ярдәм" фонды Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте өчен 200 кешелек Корбан ашы уздырды

Алар хәзер “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды каршындагы укыту-реабилитация үзәгендә яши.

"Ярдәм" фонды Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте өчен 200 кешелек Корбан ашы уздырды
dumrt.ru

(Казан, 28 август, "Татар-информ"). Кичә «Ярдәм» мәчете һәм «Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Казан оешмасы өчен корбан мәҗлесе уздырды. 200 кешелек хәйрия ашында Россиянең төрле почмакларыннан күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр катнашкан. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Алар хәзер “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды каршындагы укыту-реабилитация үзәгендә тернәкләнү уза. Чара гадәттәгечә Кәлам Шәриф аятьләре уку белән башланган.

Күрмәүчеләр алдында фонд рәисе Илһам Исмәгыйлев, фонд вице-президенты, укыту-тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә ханым Гыйльметдинова чыгыш ясаган. Төшке ашта Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Казан оешмасы рәисе Алсу Ибраһимова катнашкан. Ул Мәликә Гыйльметдиновага «күрү буенча инвалидларга игътибарлы булулары, җылы карашта торулары, хәйрия ашын оештырулары өчен» дигән Рәхмәт хаты тапшырган.

Әлеге чарада «Ярдәм» фонды каршындагы уку-тернәкләндерү үзәгендә тернәкләнү узучы күзләре күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр чыгыш ясаган. Алар тернәкләндерү курсларыннан һәм укудан алган тәэсирләре, күрү буенча инвалидларга мондый урыннарга ничек йөрергә кирәклеге һәм вакытның кадерен белү турында сөйләгән.

Хәйрия ашы ахырында әлеге чарада катнашучыларга Корбан ите хәйрия ярдәме сыйфатында таратылды. Алар өйләренә рәхмәт сүзләре белән кайтып киттеләр, диелә хәбәрдә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100