news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ярдәм чаралары Татарстанга беренче бала туу күрсәткечен саклап калырга ярдәм итте

Татарстанда 2018 елдан башлап беренче балага түләүне 29 мең гаилә алган.

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстанда 2018 елның мартыннан 2021 елның мартына кадәр беренче балага 29 мең сабыйның ата-аналары акча алган. Бу ярдәм чарасы республикага гаиләләрдә беренче балалар туу буенча еллык күрсәткечне тууның гомуми структурасында 39 процент дәрәҗәсендә саклап калырга ярдәм итте. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

«Әлеге түләү кертелгәнче без гаиләдә беренче бала туу саны буенча демографик күрсәткечтә түбән төшә бардык. Беренчедән, бүген хатын-кызлар бала туу турында карарны соңрак кабул итә. Әле ун ел элек кенә республикада яшәүче хатын-кызларның беренче бала тапкандагы уртача яше 24-25 яшь иде, ә бүген бу инде 27-29 яшь. Бала табу яшендәге хатын-кызлар саны кимү белән дә хәл катлаулана. Әлеге түләү беренче бала турында карар кабул иткән гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән», - диде ул.

Беренче балага түләү 2018 елда Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча кертелде. Шул ук вакытта илдә «балачак унлыгы» игълан ителде. Шул вакыттан башлап, беренче бала туу яки уллыкка алу белән бәйле рәвештә, гаилә кереме хезмәткә яраклы халыкның ике яшәү минимумыннан артмаган очракта, ай саен федераль түләү бирелә. Әйтик, өч кешедән торган гаилә кереме 61674 сумнан азрак булса, балага өч яшь тулганчы түләүгә дәгъва итә алалар. 2021 елда айлык түләү күләме 9713 сум тәшкил итә - Татарстанда бала өчен булган яшәү минимумы бу. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100