news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Яратам» яшүсмерләр клубында яңа төр уен уздырыла

«Яратам» клубы чараларны яңа форматта башлап җибәрә: казанлыларга популяр телевизион тамашаларга охшаш уеннарда катнашырга тәкъдим итәләр. Беренче уен «Мантыйкка туры киләме?/«Где логика?» проектына җайлаштырылган чара булачак. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итә.

Катнашучылар телевизион форматка якын мохиттә биремнәрне үтәп, көндәш командалар белән ярышып, үзләренең зирәклекләрен тикшерә ала. Чара 18 яшьтән олырак яшьләр өчен әзерләнә.

«Яшүсмер» муниципаль бюджет учреждениесендә әлеге төр яңа формат актив ял итүгә һәм формаль булмаган аралашу күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән, дип ачыклык керттеләр.

Чарада катнашу өчен алдан теркәлергә кирәк.

Уен 12 апрельдә «Яратам» яшүсмерләр клубында уздырыла һәм 16:00 сәгатьтә башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot