Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ярамаган вакытта көнкүреш техникасы тавышы өчен штраф салырга мөмкиннәр
Күпфатирлы йортта яшәүчеләр тәүлекнең ярамаган вакытында тузан суырткыч яки кер юу машинасы кебек көнкүреш техникасы эшләтеп, тынычлык режимын бозган өчен административ штраф түләргә мөмкин. Бу хакта Россия Иҗтимагый палатасының закон проектларына иҗтимагый экспертиза буенча комиссия әгъзасы Евгений Машаров әйтте дип яза РИА Новости.
Әгәр көнкүреш техникасы тавышы тиешле нормадан артып китә икән, бу хокук бозу булып саналырга һәм моның өчен штраф салырга мөмкиннәр, диде ул. Евгений Машаров сүзләренчә, хәзер Дәүләт Думасында бөтен ил өчен бердәм кагыйдәләр кертүне күздә тота торган тынычлык турында федераль закон карала.
Яңалыклар арасында – 23:00 – 07:00 сәгатьләрдә, көндез 13:00 – 15:00 сәгатьләрдә тавышны тыю, шулай ук эш көннәрендә 09:00 – 19:00 сәгатьләрдә ремонт эшләренә чикләү кертү бар. Әлегә закон проекты фикер алышу стадиясендә. Машаров искәрткәнчә, ремонт, көчле музыка яки телевизор тавышы гына түгел, ә эт өрү, песи мияулау, техника тавышы, кычкырып сөйләшү, кычкыру, күңел ачулар һәм күршеләр арасындагы низаглар да тавыш чыганагы булырга мөмкин. Тынлыкны бозу Россия Административ хокук бозулар кодексының 6.4 маддәсенә туры килә һәм административ җаваплылыкка тарта.
Физик затларга 500 – 1000 сум, вазифаи затларга 1000 – 2000 сум штраф салырга мөмкиннәр. Шәхси эшмәкәрләргә 2000 сумга кадәр штраф һәм эшчәнлекне 90 көнгә туктатып тору яный. Юридик затлар 10 000 – 20 000 сум штраф һәм шулай ук эшчәнлекне туктатып тору яный. Моннан тыш, Машаров сүзләренчә, тавыштан зыян күргән күршеләр полициягә яки идарәче компаниягә генә мөрәҗәгать итеп калмыйча, рухи зыян өчен компенсация алырга судка дәгъва да бирә ала.
Федераль Административ хокук бозулар кодексында тынычлык бозуга турыдан-туры тыю булмаса да, тавыш дәрәҗәсенең санитар нормаларын арттырган өчен җаваплылык каралган һәм мондый чикләүләр Россиянең күп төбәкләрендә гамәлдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз