Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Яраланган хәрбиләргә медицина тикшерүе уздыру өчен мобиль табиб комиссияләре булдырылачак
Россия Саклану министрлыгы хәрби частьләрдә һәм бүлекчәләрдә яраланган хәрби хезмәткәрләргә медицина тикшерүе уздыру өчен мобиль табиб комиссияләре булдыру турында игълан итте. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Яңа мобиль комиссияләрнең төп бурычы – зыян күргән солдатларның сәламәтлек хәлен оператив бәяләү һәм аларны хәрби-табиб комиссиясенә җибәрергә кирәк булу-булмауны билгеләү. Комиссиядә шулай ук көндезге стационар режимында дәвалануга һәм алга таба реабилитация узуга мохтаҗ хәрбиләрне ачыклау белән шөгыльләнәчәкләр.
Ведомствода ассызыклауларынча, мондый чаралар хәрби-табиб комиссияләренә йөкләнешне киметергә, медицина экспертизасы процессын тизләтергә һәм аны уңайлырак итәргә ярдәм итәчәк. Элегрәк хәрби медицина учреждениеләренә тикшерү узу өчен килгән хәрбиләргә шактый зур чиратларда торырга туры килүе турында мәгълүматлар кабул ителгән иде.
Мобиль бригадалар составына төрле белгечлекләр буенча тәҗрибәле табиблар, шул исәптән хирурглар, терапевтлар, неврологлар, шулай ук шәфкать туташлары керәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз