news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яр Чаллының “Нур-Ихлас” мәчете территориясендә мәдрәсә төзеләчәк

2018 елда Чаллының иң зур дини объектына 25 ел тула.

(Яр Чаллы, 22 сентябрь, “Татар-информ”, Эльвира Мөхәмәтдинова). Яр Чаллыда “Нур-Ихлас” мәчетендә мәдрәсә төзеләчәк. Бу хакта Яр Чаллы мөхтәсибәтендә хәбәр иттеләр.

“Нур-Ихлас” мәчетенә быел 25 ел тула. Ул Яңа шәһәрнең 48 комплексында урнашкан. Мәчет шәһәрдәге иң зур дини объект булып санала. Юбилей хөрмәтенә мәчет территориясендә булачак мәдрәсәгә нигез салынды.

“Проект узган ел ук эшләнде һәм расланды. 2018 елның 1 сентябрендә мәдрәсә төзелеше башланды. Бу ике катлы бина булачак, шактый өлеше пыяладан эшләнәчәк”, - дип сөйләделәр төзелеш инициаторлары.

Мәдрәсә мөселманнарның сәдака акчасына төзелә, дип хәбәр иттеләр Яр Чаллы мөхтәсибәтендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot