news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яр Чаллының IТ-паркында Татарстанның машиналар төзү кластер форумы узды

Мәскәү, Санкт-Петербург, илнең үзәк өлкәләре, Көнбатыш Себердән килгән белгечләр Россия төбәкләренең йөзен билгеләде.

(Чаллы, 17 ноябрь, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Машиналар төзү кластер форумы – ел саен бизнес, җәмәгать оешмалары һәм хакимият вәкилләренең машина төзелеше һәм IТ өлкәсендә үзара тәҗрибә уртаклашу, актуаль проблемалар турында фикер алышу юлы белән файдалы хезмәттәшлек урнаштыру максатында үткәрелүче даими чара.

15-16 ноябрьдә Яр Чаллының IТ-паркында Татарстанның машиналар төзү кластер форумы узды. Россиянең 26 төбәгеннән һәм алты илдән 500 ләп кеше үзара файдалы хезмәттәшлек тәкъдимнәре белән килгән иде. Чит илләрдән Форумда Австрия, Венгрия, Германия, Кытай, Франция, Япония компанияләре катнашты. Мәскәү, Санкт-Петербург, илнең үзәк өлкәләре, Көнбатыш Себердән килгән белгечләр Россия төбәкләренең йөзен билгеләде.

Ике көн дәвам иткән Форум компанияләр әзерләгән кластер күргәзмәләре һәм пленар сессиядә төрле компанияләрнең тәкъдимнәре белән танышу мөмкинлеге бирде. Күргәзмәләрдә «Альфа-Интех» робот технологияләре үзәге, «Кориб», «Челныводоканал», тормоз механизмнары заводы, «Стив» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, механик трансмиссияләр заводы һ.б.ның экспонатларын күрергә була иде.

Пленар утырыш алдыннан инвестицион һәм кооперацион проектларның зур күргәзмәсе оештырылды. Форумның мәртәбәле кунаклары ТР икътисад министры Артем Здунов, "СКОЛКОВО" корпоратив укыту Департаменты 4.0 индустриясе укыту программалары җитәкчесе Павел Биленко, Россия экспорт үзәгенең машина төзелеше экспортын үстерү проекты җитәкчесе Павел Бурлаченко һ.б. иде. Артем Здунов күрсәтелгән проектларның югары сыйфатлы булуларына басым ясады, шәһәрнең кече һәм арта бизнесны үстерү буенча лидерлар рәтендә булуын билгеләп үтте.

"Яр Чаллыда партнерлар өчен тәкъдим итәрлек, субсидия, инвестицияләр кертерлек мөмкинлекләр бар. Өченче тапкыр биредә үтүче форум да административ түгел, ә бизнес-форум", – диде ул.

Чарада катнашучыларны шәһәр хакиме Наил Мәһдиев исеменнән муниципаль берәмлек башлыгы ярдәмчесе Флёра Андреева сәламләде. Ул Чаллы шәһәренең инвесторларга уңайлы сәнәгать мәйданчыклары, нык үскән инфраструктура, югары квалификацияле белгечләр тәкъдим итә алырлык зур сәнәгать потенциалы булуына игътибарны юнәлтте. "Шәһәребез инвесторлар белән хезмәттәшлеккә әзер. Форумда катнашучылар бездәге сәнәгать үсеше перспективаларын югары бәяләрләр, дип ышанабыз. Әлеге форум Россия машина төзелеше өлкәсенең көндәшлеккә сәләтлелеген көчәйтер һәм алдынгы дөньякүләм компанияләр белән технологик альянс мөмкинлекләрен киңәйтер дип ышанабыз", – дип белдерде Флера Ивановна.

Пленар утырышта "КАМАЗ" акционерлык жәмгыятенең генераль директор урынбасары Ирек Гомәров чыгыш ясады.

Форум барышында "Сәнәгать кооперациясен үстерүдә цифрлы технологияләр", "Россиядә цифрлы җитештерүне булдыру һәм үстерү", "Аддитив технологияләр: иң яхшы техникалар" темасына түгәрәк өстәлләр, " Сәнәгатьне роботлаштыруда Европа һәм Россия тәҗрибәсе", "Машина төзелешендәге проектлар өчен салым преференцияләре һәм финанс ярдәме"темаларына семинарлар һәм мастер-класслар үткәрелде.

Форумның икенче көнендә «КАМАЗ» акционерлык жәмгыятенә, "Алабуга" махсус икътисади зонасы, "Нижнекамскнефтехим", "Нижнекамскшина" кебек предприятиеләргә экскурсияләр оештырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100