Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Яр Чаллының “Ак мәчет”ендә кызлар һәм малайлар арасында Коръән уку ярышы уза
Конкурста мәчетләр каршында оештырылган якшәмбе мәктәпләрендә укый торган яки Ислам дине нигезләрен ата-аналары, әби-бабалары ярдәмендә үзләштергән укучылар гына катнаша
(Казан, 24 февраль, “Татар-информ”). Республикабызда Коръән уку осталыгын күрсәтү буенча бәйге-ярышлар еш оештырылып тора. Агымдагы елның 24 мартында Яр Чаллының “Ак мәчет”ендә кызлар һәм малайлар арасында Коръән уку ярышы уза. Бәйгене ТР Диния нәзәрәте һәм Яр Чаллы мөхтәсибәте, “Ислам нуры” рухи-эшлекле үзәге оештыра.
Бәйге төрле яшьтәге балалар арасында берничә төркемгә бүлеп үткәрелә. Җиңүчеләрне Коръәнне бөтен шартын туры китереп – тәҗвид кагыйдәләрен кулланып, көйләп мәкам белән укуга, шәригатьчә киенү рәвешенә карап билгелиләр.
Конкурста мәчетләр каршында оештырылган якшәмбе мәктәпләрендә укый торган яки Ислам дине нигезләрен ата-аналары, әби-бабалары ярдәмендә үзләштергән укучылар гына катнаша ала.
Бәйгегә республиканың якын-тирә районнарыннан да катнашучыларның килүе көтелә.Узган ел, мәсәлән, Татарстанның 19 шәһәр һәм районыннан 197 бала килгән булган. Шулай ук Киров өлкәсе, Удмуртия һәм Башкортстан Республикалары балалары да ярышларда көч сынашкан. Түбән Камадан 3 яшьлек Исмәгыйль Мөкиев иң яшь катнашучы булган. Яр Чаллы мөхтәсибәте белдергәнчә, хәзер мәктәпкә кергәнче Коръән укый белүче балалар саны арта бара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз