Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллының 5нче хастаханәсе йогышлы авырулар госпитале буларак эшен туктатты
Авыруларның терелгәннәре өйләренә киткән.
(Казан, 7 август, «Татар-информ»). 6 августтан Чаллыда «5нче шәһәр хастаханәсе» ДАССУның стационары вакытлыча йогышлы авырулар госпитале буларак эшен туктата. Клиникада булган барлык авырулар я тернәкләнеп өйгә кайтарылганнар, я башка «ковидлы» госпитальләргә күчерелгән. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Бүгенге көндә хастаханәдә тулы дезинфекция үткәрелә. Киләсе атнада стационар яңадан күппрофильле хастаханә буларак эшне дәвам итәчәк. Пациентларга ашыгыч медицина ярдәме тулы күләмдә күрсәтелер, ә планлы эш режимына этаплап кайту булыр дип көтелә.
5нче Шәһәр хастаханәсе базасында госпиталь ябылганнан соң, респиратор-вирус йогышы билгеләре булган пациентларны Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсендә кабул итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз