news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яр Чаллыдагы "Татар егете" бәйгесе быел республика күләмендә үткәреләчәк

Бәйгедә 15 яшьтән 23 яшькәчә егетләр катнаша ала.

(Казан, 22 гыйнвар, “Татар-информ”, Эльвира Зиннәтуллина). 28 февральдә Яр Чаллы шәһәрендә чираттагы “Татар егете” республика бәйгесенең сайлап алу туры башланып китә. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә бәйгенең идея авторы һәм җитәкчесе Илүсә Әүхәдиева хәбәр итте.

Бәйгедә 15 яшьтән 23 яшькәчә егетләр катнаша ала.

Әлеге чара Чаллыда инде 15 нче тапкыр үткәрелә. Элек бәйге “Нур” концертлар залында оештырылган булса, соңгы елларда “Шатлык” яшьләр үзәгендә уздырыла.

Бәйге традицион рәвештә сайлап алу турыннан башланачак. Сәләт һәм белемнәренең дәрәҗәсен дәлилләү өчен егетләргә 3 тематик ярыш тәкъдим ителә. Беренчесендә “Милләтем горурлыгы – татар егете” темасына катнашучылар үзләре белән таныштырып китәчәкләр. “Тарихыңны онытма!” конкурсы яшьләрнең тарихны ни дәрәҗәдә белүләрен ачыкларга ярдәм итә. Егетләрнең татар халкының сәнгать традициясе, әдәбияты һәм тарихы өлкәләрендә белемнәре сыналачак. Ә соңгы конкурс катнашучылардан иҗади сәләткә ия булуларын таләп итә. “Эх, гармуннар уйный белсәм...” конкурсында егетләр үзләрен җыр-бию остазлары буларак күрсәтергә тиеш була.

“Татар егете” бәйгесенең максатлары, үсеше турында бәйгенең идея авторы һәм җитәкчесе Илүсә Әүхәдиевадан сорадык.

“Яшьләр арасында мондый милли бәйге оештыру идеясе 15 ел элек туды, һәм быел аны инде 15 нче тапкыр үткәрәбез. Бәйге күп еллар дәвамында узуга кармастан, кызыксынучылар саны арта гына бара. Беренче елларда “Татар егете” шәһәр күләмендә генә үткәрелде, соңрак муниципаль дәрәҗәгә чыктык, ә быел исә ул беренче тапкыр республика күләмендә үтәчәк. “Татар егете” бәйгесен уздыруның төп максаты – яшьләребездә милләтебез, телебезгә карата мәхәббәт һәм горурлык хисе үстерү. Яшь буын туган телен белергә һәм халкына хезмәттә яшәргә тиеш дип саныйбыз һәм әлеге бәйге моңа зур этәргеч бирә. “Татар егете”ндә катнашкан яшьләр җәмгыятьттә дә югалып калмый, бәйге аларда аралашу сәләтен үстерә”, – диде ул.

“Татар егете” бәйгесендә катнашкан егетләр арасында шактый зур дәрәҗәләргә ирешкәннәре дә бар икән. Чаллы шәһәренең 25 нче номерлы урта белем бирү мәктәбе укытучысы Рәсим Хафизов үткән елда иң яхшы “Татар теле укытучысы” исеменә лаек булган. Шулай ук Айдар Гарифуллин, Илшат Яруллин Чаллының 4 нче  һәм Әлмәт мәктәпәрендә директор вазифасын башкаралар. ТИСБИ университетында тәрбия эшләре буенча декан урынбасары Айдар Сәфәргалин “Татар егете” бәйгесе аналогында кечерәк буын мәктәп балалары өчен “Татар малае” бәйгесен оештырган.

“Татар егете-2017” бәйгесенә сайлап алу туры 28 февраль көнне 13.00 сәгатьтә “Шатлык” яшьләр үзәгендә узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100