news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Яр Чаллыдагы сугыш ветераннары өчен госпиталь заманча төзекләндерелә
Кичә Яр Чаллы шәһәре мэры Илдар Халиков һәм башкарма комитет җитәкчесе Вәсил Шәйхразиев сугыш ветераннары өчен госпитальдә төзекләндерү эшләренең барышы белән танышты
Скопировать ссылку
(Казан, 16 февраль, “Татар-информ”). Кичә Яр Чаллы шәһәре мэры Илдар Халиков һәм башкарма комитет җитәкчесе Вәсил Шәйхразиев сугыш ветераннары өчен госпитальдә төзекләндерү эшләренең барышы белән танышты.
Яр Чаллы муниципаль берәмлеге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бу көннәрдә хастаханәдә ремонт эшләренең беренче этабы төгәлләнәчәк. Госпитальдә 30 миллион сумга төзү-бизәү эшләре башкарылган: агач идәннәр керамогранитка алыштырылган, иске киртәләр алып ташланган. Инженер челтәрләр дә ремонтланган.
Башкарган эшләрнең сыйфатын подрядчылар һәм шәһәр җитәкчелеге күзәтә. Көн саен штаб утырышлары уза. “Республика Хөкүмәте безнең алда куйган бурыч җиңел түгел. Кыска вакыт эчендә заман таләпләренә җавап бирә торган медицина объектын төзергә кирәк. Барлык эшләрнең дә сыйфатлы башкарылуы мөһим”, - диде Илдар Халиков объектны караганда.
Якын көннәрдә Яр Чаллы каласы сугыш ветераннары өчен госпитальдә ремонт эшләрен төгәлләү өчен 100 миллион сум күләмендә транш алачак. Шуларның 70 миллионы - ремонт эшләренә, 30 миллионы медицина җиһазлары һәм мебель алуга тотылачак. Госпитальдә халык өчен уңайлы ике урынлы палаталар булдырыла, арбага утырып хәрәкәтләнә торган инвалидлар өчен махсус җайланмалар куела.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot