news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яр Чаллыда яшәүче ир-ат үзенә кисәтү ясаган затны башына чүкеч белән сугып үтергән

Дөрес оештырылган тикшерү гамәлләре һәм оператив-эзләү чаралары барышында 5 нче сентябрь көнне җинаятьче кулга алынган.

(Казан, 9 сентябрь, “Татар-информ”). Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсенең Яр Чаллы шәһәре буенча тикшерү бүлегендә 28 яшьлек Р. Ш. ка карата җинаять эше кузгатылган. Ул РФ ҖК 105 нче маддәсенең 1 нче часте (үтерү) буенча җинаять кылуда шикләнелә.

Башлангыч фараз буенча, 2014 нче елның җәендә Яр Чаллыда, шикләнелүче 39 яшьлек танышының гаражында ремонт эшләре белән шөгыльләнгән. Зыян күрүче 4 нче июль көнне көндез гаражга килә, монда ул Ш. ка башкарган эше буенча берничә кисәтү ясый. Нәтиҗәдә, җинаять кылуда шикләнелүченең ачуы кабара, ярсыган халәттә ул ир-атның башына берничә мәртәбә чүкеч белән суга. Алган җәрәхәтләреннән ир-ат урынында ук җан бирә. Аннан соң Ш. гәүдәне базга ташлап, аны цемент коеп күмә.

Зыян күрүчене эзләргә тотынгач, шикләнелүче, мәетне табарга мөмкинлекләреннән куркып, 4 нче сентябрьдә гәүдәне баздан чыгарып, аны полиэтилен пакетка төрә. Аннан мәетне машина багажнигына салып, Югары Байлар авылы янында урнашкан урман посадкасына алып китә. Биредә аның башын чабып ташлап, гәүдәне чокырга ыргыта. Аннан соң 700 метрлап киткәч, үтерелгән ир-атның башын ташлап, керосин агызып, аңа ут төртә. Шуннан соң ир-ат җинаять урыныннан кача.

Дөрес оештырылган тикшерү гамәлләре һәм оператив-эзләү чаралары барышында 5 нче сентябрь көнне җинаятьче кулга алына.

Ш. гаебен тулысынча таныган. Тикшерүче үтенече белән ул сак астына ябылган. Хәзерге вакытта дәлилләр туплау һәм ныгытуга юнәлдерелгән тикшерү гамәлләре үткәрелә. Җинаять эшен тикшерү дәвам иттерелә, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100