news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яр Чаллыда “Әтиләр көне” гаилә конкурсы узачак

Бәйгедә өч кешедән торган гаилә командалары катнашачак

(Казан, 14 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 18 нче февральдә 15 сәгатьтә Яр Чаллының 29 нчы гимназиясендә “Әтиләр көне” шәһәр гаилә конкурсы узачак. Бу хакта Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы сайтында хәбәр ителә.

Конкурс гаилә институтын ныгытуга, җәмгыятьтә аталар һәм аналар статусын арттыруга юнәлдерелгән. Бәйгедә өч кешедән торган гаилә командалары катнашачак: әти, әни, үсмер-яшьләр клубында тәрбияләнүче 5-8 сыйныф укучысы.

Фестивальне Яр Чаллының Мәгариф һәм яшьләр эшләре буенча идарә ярдәме белән “Подросток” үсмер-яшьләр клублары үзәге оештыра.

Һәр команда визитка тәкъдим итү, спорт этабы (эстафета), интеллектуаль, музыкаль, иҗади бәйгеләр этабында осталыгын күрсәтәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot