news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яр Чаллыда сугыш ветераннарының ялын оештыру һәм сәламәтләндерү мәсьәләсе күтәрелә

Бүген ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты Татарстан парламентының Бөек Ватан сугышында җиңүгә 65 еллыкка әзерләнүдә булышлык итү буенча комиссиясе белән берлектә Яр Чаллы шәһәрендә күчмә утырыш уздыра

(Казан, 14 октябрь, “Татар-информ”). Бүген ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты Татарстан парламентының Бөек Ватан сугышында җиңүгә 65 еллыкка әзерләнүдә булышлык итү буенча комиссиясе белән берлектә Яр Чаллы шәһәрендә күчмә утырыш уздыра.

ТР парламенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, көн тәртибенә сугыш ветераннарының санаторийларда, ял йортларында һәм профилакторийларда ялын оештыру һәм сәламәтләндерү мәсьәләсе чыгарыла.

Шулай ук депутатлар "Пенсиягә федераль социаль өстәмә күләмен билгеләү өчен Татарстан Республикасында 2010 елга пенсионерның яшәү минимумы күләмен билгеләү турында", "Татарстан Республикасы Гаилә кодексының 10 статьясына үзгәреш кертү турында” һәм “Татарстан Республикасында хезмәтне саклау турында” ТР Законының 3 нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турында” закон проектларын карап өйрәнәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100